ЯШЕН и. 1) Гадәттә ялт-йолт итеп үтә торган бормалы чаткылар рәвешендә атмосфера электрының һавада бушануыннан гыйбарәт табигать күренеше. Тагын яшен чартлады. А.Гыйләҗев. Йокыга киттем генә дигәндә генә, аяктан егар җил бәреп егып, яшен яшьнәп, күк күкрәп чиләкләп яңгыр коя. А.Нәҗми

2) күч. Шатлык яки нәфрәт кебек хисләр кичергәндә кинәт күзләрдә чагылып китә торган очкын, чаткы, нур турында. Миңа таба аның күзләреннән яшен атылды. Гали Рәхим. Күлмәге яшел иде, Карашы яшен иде. К.Булатова

Яшен суккандай Көтелмәгәндә, кинәт булган нәрсәнең көчле тәэсир итүе турында. Хәмдия яшен суккандай калтыранып китте. Н.Фәттах. Яшен тизлеге белән Үтә тиз. Заманында, бөтен төбәкне йомарлап тоткан Апанаев хәзинәсен тапканнар, дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралып өлгерде. А.Тимергалин. Малай яшен тизлеге белән тышка атылып чыкты. А.Хәлим. Яшен тизлегендә к. яшен тизлеге белән. Пехота, әйтик, яшен тизлегендә киенеп ала да күз ачып йомган арада сафка килә дә баса. С.Поварисов. Тулай торакта яшен тизлегендә хәбәр таралды. Н.Гыйматдинова. Яшен утыдай (кебек, шикелле) к. яшен ташыдай. Очын очка ялгарга тырышып, әллә ничә эштә эшләп йөрүче сыңар канат әнисе, аз булса да файда китерим дип, дәресләрдән соң әле газета таратып, әле кибетләрдә промоутер булып үзенең дә акча эшләргә тырышуы, бүгенге чәчәкләрне дә, сөенә-сөенә, үз акчасына алуы яшен утыдай күз алдыннан сызылып үтте. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә