ЯШЕЛЧӘ и. 1) Азыкка дип бакчада утыртып үстерелә торган культуралар. Безнең, агроном кебек, үзе яшелчәләр утыртып, яшелчә үстергән Галябыз бар. А.Алиш. Хәлил Карпычның яшелчә бакчасы һәм җимеш агачлары бакчасы барлыгын белә, ә өйләр – хуҗаның үз өе дә, ялчылар өе дә, төрле-төрле таллардан торган тал бакчасында урнашкан. В.Ильясов

2) Шул культураларның чи килеш яки эшкәртеп ашала торган җимеше, тамыры һ.б. өлешләре . Ике машинаның икесе дә агач, икмәк, яшелчә ташудан кайтып керми диярлек. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә