ЯШЕЛЛЕК и. 1) Яшел булу. Яшеллеге якты күзләремнең Сүнгән хәзер, карашым да сынган. Ф.Яхин 2) Үсеп утыра торган үсемлекләр: яфрак, агач, куак, чирәм һ.б.ш. Бөтен җирдә сагынып көтелгән яңарыш, саф яшеллек, кырларда, болыннарда чәчәкләр, игеннәр шаулап үсә. Г.Әпсәләмов. Култыкның ике як ярында да – яшеллек диңгезенә төренгән, хәйран калырлык шәһәр. В.Имамов 3) Яшел үсемлек белән капланган урын. Кая карама яшеллек, биек үләннәр, хуш исле чәчкәләр. А.Хәлим |