ЯШЕЛЛЕ с. 1) Яшел төс катнашкан; яшел төсмерле. Ул яшелле күлмәк кигән иде 2 ) Яшел белән башка ниндидер төсләр аралашкан, яшел кушылган катлаулы төстәге. Айлар үткәч, Ташкент вокзалында, тулы йөзле, кара сакаллы, чалмалы, яшелле-сарылы чапан кигән бер адәмгә дүрт пот ак онга сатып җибәрделәр. Г.Ибраһимов. Бауман урамы яшелле-кызыллы реклама утлары белән буеннан-буена балкып тора. Г.Әпсәләмов. Кара җиләннәрен салып ташлап, яшелле-зәңгәрле чәчәкләр төшкән озын күлмәк киеп йөри башладылар, шундый ук чәчәкле яулык бәйлиләр. Г.Гыйльманов ◊ Яшелле-зәңгәрле Ачы, ямьсез, нормаль булмаган чәрелдек һәм зәһәр (тавыш турында). Кинәт, хатын, яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып бер чинады да, тилебәрән орлыгы ашаган су анасы кебек, Мәннанга ташланды. Аманулла. Яшелле -мөшелле к. яшелле-зәңгәрле. Теге яктан Таңсылуның яшелле-мөшелле тавышы ишетелә. А.Гыйләҗев. Яшелле-күкле к. яшелле-зәңгәрле. Мескен мәче банкаларны шалтыратып, яшелле-күкле тавышлар чыгарып, тузан туздырып чабып китте һәм, чатка борылып, күздән югалды. А.Гыймадиев |