ЯШЕЛЛӘНҮ ф. 1) Яшел төскә керү, яшькелт төс алу. Ишегалдына кайткач, үзенең төнге юлдашы – пеше чыбыкны күрде. Аның нәзек очы үлән суыннан яшелләнеп беткән иде. А.Гыйләҗев. Урыны-урыны белән яшелләнгән тонык су. Р.Сәгъди

2) Яшел булып тору, яшел булып күренү. Сул як уйсулыкта яшелләнеп үскән борчак басуы да артта калды. Р.Баттал

3) Яфрак белән, үлән белән каплану, яшел төскә керү. Бакча рәткә керде, яшелләнде, тик яшелчәләрнең өлгергәнен көтеп, җыеп аласы гына калды. А.Алиш. Чәчәктә гөлләр, яшелләнде бакчабыз. Т. Әйди

4) сөйл. Күгәрү, тутыгу. Төймәләр бик искергәннәр, яшелләнеп, күгәреп беткәннәр иде. Г.Гобәй. Тимгел-тимгел булып, яшелләнеп тутыккан кыңгырау нечкә генә тавыш белән чыңлап җавап кайтарды. А.Шамов

5) күч. Ачу, нәфрәт, көнләшү, хәлсезлек сәбәпле йөз агарып, аксыл соры төскә керү. Иннокентийның йөзе бер агарды, бер яшелләнде. З.Мәхмүди

Яшелләнә башлау Яшелләнергә тотыну. Ә ул арада мөһаҗирләрне төягән поезд яшелләнә башлаган болыннар һәм урманнар аша әкрен генә көньякка үрмәләде. М.Галәү

Яшелләнеп бетү Тәмам яшелләнү. Йорт биек бетон нигездә утыра, башы шифер белән ябылган, анысы иске, яшелләнеп беткән. Ә.Әминев

Яшелләнеп килү Соңгы арада аз-азлап яшелләнү. Бөтен җирдә яшелләнеп килә торган табигать. Т.Гыйззәт. Самолётка утыргач, мин Сәгадәткә яшелләнеп килгән урман-кырларны, җәелгән язгы суларны, авылларны, юллардан йөгерешкән автомашиналарны, тракторларны күрсәтергә тырышып азапландым. Ф.Садриев

Яшелләнеп тору Вакытлы гына яшелләнү; хәзерге вакытта яшелләнеп күренү. Җәй буе яшелләнеп торган агач шиңгән иде. З.Сәгыйдә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә