ЯШЕЛЛӘНДЕРҮ ф. Агач, куак, чәчәк һ.б. үсемлекләр утырту, чәчү, үстерү. Их, шул хәзинәләрне табасы иде дә күлне чистартасы, тирә-юнен яшелләндерәсе иде. Ф.Зариф . Посёлокта яшәүчеләр моннан 20–30 ел элек тауларны яшелләндерә башладылар. Р.Зарипов Яшелләндерә башлау Яшелләндерергә тотыну. Узган ел мәдәният йорты янын яшелләндерә башладык. Яңа тормыш Яшелләндереп тору Даими, гел яшелләндерү |