ЯШЕЛ с. 1. 1) Спектрдагы төп төсләрнең берсендә – зәңгәр белән сары арасындагы төстә булган; үлән, үсемлек, яфрак төсендәге. Ул җилләрдән яшел калай түбәле йорт сакланып калган. А.Алиш. Яшел тышлы калын дәфтәр кинәт кенә иң якын сердәшемә әйләнде дә куйды. А.Әхмәтгалиева 2) Үлән, агач һ.б. үскән, яшеллек каплаган, гомумән үсемлек дөньясы бай булган. Күз ачып күз йомылмады, арба яшел урман эченә чумды. Г.Исхакый. Ә Һәдиябану исә, Гарифҗаны белән җитәкләшеп, ап-ак чәчәкле яшел болын буйлап атлады да атлады. Г.Әдһәмова 3) Үләннән, яфрактан торган. Берничә бөртек чәче тырпаен торган такыр башны хәтерләткән әлеге участокны җәй урталарында яңадан сөреп, яшел азык өчен үлән чәчә идек. Д.Сирай. Яшел ашлама туфракта файдалы микроорганизмнарны 1,5–2 тапкыр арттыра, ә бу – туфракның биологик активлыгын яхшырта. Кызыл таң 4) Кузгалак, кычыткан һ.б.ш. ише ашарга яраклы үләннәрнең яфрагыннан әзерләнгән. Күп халыкларда кычытканның яшь ботакларын азыкка кулланалар, алардан яшел щи бик тәмле була. Мәйдан 5) Ашарга кыягы кулланыла торган (суган тур.). Кыяр, помидор телемнәре, яшел суган, укроп белән бизәлгән мондый бишбармакка Сания апаның кияве Рәсим үлә дә китә инде. А.Әхмәтгалиева 6) Ферментлаштыру үтмәгән, шул көе генә киптерелгән (чәй тур.). Шул хәлдән соң, күршесе киңәшен тотып, яшел һәм бөртекле чәйләр генә куллана башлады. А.Хәйретдинова 7) Яңа чабылган, яңа өзелгән; кибеп саргаймаган, киптерелмәгән, эшкәртелмәгән. Күптән түгел генә Мәмдәлнең бер агае күлнең сусыл ярларыннан күп итеп яшел печән чаба. А.Хәсәнов. Көлтә итеп кысылган чи яшел печән атлаган саен авырая, бау җилкәне кисеп керә башлый. Н.Көбәш 8) Өлгермәгән, җитлекмәгән (җиләк-җимеш, ашлык һ.б.ш. тур.). Болай булгач дөнья матур, дуслар, яшел җиләк пешә карында. Э.Мостафин 9) күч. Бик яшь һәм тәҗрибәсез. Бераз яшьрәк һәм яшелрәк булса да, Сөләймановның уйлавынча, икеләнмичә алып барырга ярый торган малай иде ул. И.Гази. Яңа гына рабфак бетергән, моңарчы әле бер җирдә дә эшләмәгән яшел егет булуымны белгәч, [мехкомбинатта] бераз уйга калдылар. Ә.Еники 10) күч. Колакка ятышсыз, кискен ачы, нормаль булмаган чәрелдек (тавыш тур.). Әллә нинди яшел тавыш берлә --- бер кеше Коръән укырга тотынды. Г.Исхакый. Икенчесе исә берөзлексез тамак төбе белән яшел тавыш чыгарып үкерә дә үкерә. Х.Камалов 2. и. мәгъ. 1) Чирәм, яшь үлән төсе. Өй яшелгә буялган! Г.Гыйльманов 2) к. яшеллек ( 2 мәгъ.). Әллә кай арада яз җитте, клиника каршындагы бакчада өрәңгеләр, каеннар яшелгә төренде. М.Маликова. Яшеле уңган 3) яшелләр күпл. тар. Бер елга солдаттан калган рекрутлар. Яшелләр каралып бер ун минут кына үткән иде, кызыл өйнең койма як ишегендә бер адәм күренде. Г.Ибраһимов 4) Кеше һәм табигать арасында гармонияне пропагандалаучы, әйләнә-тирәне саклау принципларын яклаучы хәрәкәт тарафдары. 90 нчы еллар башында, демократия дулкынына бирелеп, яшелләр хәрәкәтенең таләп итүе буенча, без күп кенә производстволарны япкан идек. Я.Шәфыйков. Бер галимнәр, моның булуы мөмкин түгел, дисә, икенчеләр, бигрәк тә яшелләр, халыкны куркыныч урыннан кичекмәстән күчерергә, таш актаруны туктатырга, дигән фикер әйтте. Ә.Әминев 3. рәв. мәгъ. Өлгермәгән килеш. Арыш яшелрәк урылганга төшми, көлтәдә кала. М. Гали |