ЯШӘ’Ү ф. 1) Гомер итү, тору. Кешеләр белән дә янәшә бик тату һәм тыныч яшиләр. А.Хәсәнов. Авыр яшәделәр алар. Г.Галиева 2) Күпмедер вакыт гомер итү, тереклек итү. Менә шушы дәүләт бик озак – берничә йөз ел яшәгән. И.Хуҗин 3) Нәрсә белән дә булса кызыксыну, нәрсәне дә булса тормышта иң әһәмиятле дип исәпләү. Ул музыка белән яши 4) Нинди дә булса тормыш алып бару. Кеше ялгыз туа, ялгыз яши һәм берүзе үлә. А.Нәҗми 5) Материаль як турында: ничек тә булса көн күрү, көн үткәрү, туклану. Әтисе вафат, әнисе кече кызы белән үзе пенсиягә яши. И.Нуруллин 6) Кайда да булса даими рәвештә тору, урнашкан булу. Без күп милләтле илдә яшибез. А.Хәсәнов. Ул берничә ел чит илдә яшәде 7) Берәр җирдә булу, очрау, бар булу. Кем белә, бәлки, шул тирәдә аюлар да яшәгәндер... С.Зыялы 8) Кем белән яки кемнәр белән билгеле мөнәсәбәттә, карашта булу. Ике дус хәзер тату яшиләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, ди. А.Имамиева. Бер ел буе гел тавышланып яшәдек. Хезмәт даны 9) Кемгә дә булса өйләнеп яки кияүгә чыгып, гаилә булып тору. Сугыштан соң Хафиз абзыйга тормышка чыгып яшәде. Р.Зарипов 10) Законда, гамәлдә булу. Дөньяда Рим җәлладларыннан да мәкерле җәзалаучыларны табуы кыен, чөнки гасырлар буена баш бирмәгән халыкларны һәм колларны җәзалап яшәгән римлылар адәм баласын җәзалауның мең төрле ысулын беләләр иде. М.Хәбибуллин. Редакциядә язылмаган канун яши. Г.Гомәр 11) Актив, эшчән тормыш алып бару. Авыру кешеләрнең кайберләре, алда ышаныч-өметләре булмаса да, яшь-егәрле чакларында эшләгән эшләрен, кешеләргә кылган яхшылыкларын хәтерләп, шулар белән рухланып яши. В.Нуруллин 12) күч. Саклану, онытылмау. Кичәге көн хәтерләрдә яши. Ф.Яхин. Тик аларның һәркайсының йөрәк түрендә беренче мәхәббәте яшәде. З.Кадыйрова 13) яшә, яшәсен боер. ф. форм. «Бетмәсен, дәвам итсен, чәчәк атсын» һ.б.ш. мәгънәдәге теләк яки шигырь. Яшәсен совет табибы Гаделкәрим Абдуллович Чалдаев! Г.Әпсәләмов. Яшәсен туган илем, туган җирем, туган телем! А.Нәҗми Яшәп калу Яшәргә өлгерү. Аның каравы без дә кешечә яшәп калырбыз, ичмасам. Аманулла. Әмир тырыша-тырыша ачып йөргән мәктәп нибары бер генә ел яшәп калды. В.Имамов Яшәп китү Билгеле вакыттан башлап яшәү. Чыннан да, май урталарында бергә-бергә тату гына яшәп киттеләр. В.Имамов. Икенче көнне Синнәтулла картны чакырып никах укыттылар да бергә яшәп киттеләр. А.Хәйретдинова Яшәп тору Вакытлыча яшәү. Хәзергә минем җәйге сарайда яшәп торырлар, беренче гаилә буларак, аларга җир-су бирербез, бергәләп, йорт та салырбыз. А.Гадел. Хәлимнең югалуына ышанып бетә алмаганга гына яшәп тора. Г.Гыйльманов Яшәп яту сөйл. Хәзер, әле яшәү. Өй эчендә барысы гөрләшеп яшәп яталар иде. А.Әхмәтгалиева. Мин дә шунда яшәп ятам. А.Хәсәнов Яши башлау Яшәргә тотыну. Ире өчен куркып яши башлады Шәмсегаян. А.Гыйләҗев. Фатиха ялгыз яши башлады. А.Нәҗми Яши бирү Бернигә дә карамый яшәү. Чатанның тамагы тук, өсте бөтен дигәндәй, үз язмышына буйсынып, бер көйгә яши бирә. А.Хәсәнов . Үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын, дигәндәй, бернәрсәгә пошынмый, кайгырмый, үзе өчен барысын да әнисе хәл итәчәгенә җаны-тәне белән инанып, үз көенә яши бирә. А.Әхмәтгалиева |