ЯШӘРҮ II ф. 1) Яшел төскә керү, яшелләнү; яшелләнеп күренү. Җир яшәрә, агачлар яфрак яра. Г.Әпсәләмов

2) Болытлар куерып, яшькелт-күгелҗем төскә кереп, яңгыр яварга тору турында. Күк йөзе яшәрде

Яшәрә бару Торган саен яшәрү. Үсә Казан, һаман яшәрә ул, Бакчалары гөлгә төрелә. Бер-бер артлы калыккан ак йортлары Каурый болытларга үрелә. Р.Вәлиева

Яшәрә башлау Яшәрергә тотыну. Үләннәр яшәрә башлагач, Әүҗән якларына, туп ясый торган завудлар ягына чыгып киткән, ди. З.Зәйнуллин. Яшәрә башлаган болыт кап-кара булып бөтен күк йөзен каплап алды. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә