ЯШӘРТҮ I ф. 1) Яшь итү, яшь кешегә әйләндерү. Яраткан хезмәте кешене яшәртә! А.Гыйләҗев. Су тынычландыра, яшәртә, көч, дәрт бирә. А.Нәҗми 2) Яшь дип санау, яшь итеп күрсәтү, яшьсетү. Бу кием аны яшәртә Яшәртеп җибәрү Кинәт яшәртү. Кызыл төлке аның маңгае өстенә төшкән сары чәченә бик килешеп тора, ак йөзен яшәртеп җибәрә. М.Маликова. Әбекәйнең иреннәрендәге елмаюы, очкынлы карашы гүя аны яшәртеп җибәргән иде. А.Мансуров Яшәртеп тору Гел яшәртү; хәзерге вакытта яшәртү. Яшь хатыны да яшәртеп тора... Акчарлак |