ЯШӘРЛЕК с. 1) диал. к. яшьтәге. Шул көзне сабый Миңсылу белән ике яшәрлек Куйбагарны әйттерделәр. Г.Ибраһимов

2) Яши алырлык, яшәрдәй. Шәһәр думасында тузган йортларны бетерү программасы проекты кабул ителүгә, таза наратлардан салынган мең яшәрлек йортлар йокының иң тәмле вакытында дөрт итеп кабына да иртәнге якка кадәр янып юкка чыга башлады. З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә