ЯШӘЕШ и. 1) филос. Реаль чынбарлык. Яшәеш кануннарын инкяр итеп, күбрәк илаһи, сихри кануннар буенча яшәргә мәҗбүр иде ул. Г.Гыйльманов // Җәмгыятьнең материаль тормыш шартлары, яшәү шартлары җыелмасы

2) Яшәү, тормыш итү, көн күрү хәле, эш-хәлләрнең торышы. Моннан соң безнең бар омтылыш, безнең уку, тырышлык, яшәеш алар исеме белән бәйләнәчәк... А.Гыйләҗев. Ә менә яшәеш көнендә аның өчен бердәнбер матурлык шушы сихри урман кызы булган. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә