ЯҺҮДИЛЕК и. 1) Яһүди булу, еврейлык. Яһүдилеген яшерү 2) Муса пәйгәмбәргә иңдерелгән Тәүрат китабы тәгълиматы нигезендәге иң борынгы диннәрнең берсе; яһүдиләрнең дине. Коръән дә Библия һәм Инҗил туган мохиттә барлыкка килгән, һәм аның яһүдилек һәм христианлык белән генетик элемтәләре – бердәм мәдәни дөньяның чагылышы гына. А.Тимергалин |