ЯХШЫСЫНУ ф. Яхшы дип табу, мөмкин дип уйлау (гадәттә, юклык формасында: уңайсыз санау, оялу, уңайсызлану). Мәдинә ханым авырыбрак торса да, Әбүзәр абзый, үзе киләм дигән кешегә килмә дип әйтергә яхшысынмады, рәхим итегез, диде. Г.Әпсәләмов. Мирвәлинең адашы яныннан тизрәк китәсе килде, яхшысынмады. А.Гыйләҗев |