ЯХШЫРУ ф. 1) Сыйфаты, эчтәлеге ягыннан өстенрәк, югарырак, яхшырак була бару, яхшыга әйләнү. Аныңча, ир балалар кызлар белән утырса, тәртипләре яхшыра, тырышыбрак укыйлар. З.Мурсиев // Яхшырак, уңайлырак, җайлырак булу. Тормыш тагын да яхшыра. М.Яһудин. Түнтәр авыл халкының торак-көнкүреш хәле елдан-ел яхшыра. Р.Зарипов

2) Сәламәтләнү, рәтләнү, әйбәтләнү, тазару, сихәтләнү. Шулай итеп, тамагыбыз тую өстенә, Азатның демонстрациядән соң чак кына кырыла төшкән кәефе күзгә күренеп яхшырды. А.Тимергалин. Әнисенең дә бераз хәле яхшырды, ләкин ул барудан барыбер баш тартты. А.Нәҗми

3) Эш, хезмәт, тикшеренү һ.б.ш. алымнары камилләшү. Китапларның сыйфаты яхшыра. М.Глухов

Яхшыра башлау Яхшырырга тотыну. Малайның хәле күзгә күренеп яхшыра башлады. Г.Әпсәләмов. Сәер булса да, шушы эшләр яхшы нәтиҗә бирде – авыруларның хәлләре яхшыра башлады. В.Исламетдин

Яхшыра төшү Бераз яхшыру; тагын да яхшыру. Зиннуровның хәле беренче көннәрдәгегә караганда беркадәр яхшыра төшкән иде. Г.Әпсәләмов

Яхшырып китү Соңгы вакытта яхшыру. Менә хәлем яхшырып киткәндәй булды әле. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә