ЯХШЫРТУ ф. 1) Сыйфаты, эчтәлеге ягыннан югарырак, әйбәтрәк, өстенрәк итү, яхшы итү. Табигать кешене, әгәр ул аны аңласа, яратса, яхшырта, чистарта, матурландыра. Г.Әпсәләмов. Балык ризыклары сөякләрне ныгыта, йокыны яхшырта. А.Нәҗми 2) Тагын да яхшырак, уңайлырак итеп эшләү. Җир йөзенә яңадан-яңа буыннар килә, һәрберсе үзенчә йортлар сала, һәрберсе шәһәрне үзенчә яхшырта, үзенчә бизи. М.Маликова. Аның бөтен сәләте һәм гомере шәһәр халкының тормыш-көнкүреш, хезмәт шартларын яхшыртуга багышланган. В.Имамов 3) Югарырак, яхшырак күрсәткечләргә ирешү өчен, эш ысулларын камилләштерү. Әмма бу тарафтан программа да, дәреслекләр дә шактый яңартылды һәм яхшыртылды, дип әйтергә була. А.Әхмәдуллин Яхшырта бару Торган саен яхшырту . Завод көннән-көн ныгый, елдан-ел эшен яхшырта бара. Ш.Камал Яхшырта килү Электән, күптәннән яхшырту. Иң зирәк табигать булып табигать тә үсемлекләрне, җан ияләрен әнә күпме дәверләр буена берөзлексез яхшырта килгән һәм шуның аркасында гына иң җитди, югары нәтиҗәләргә ирешкән. Ф.Хатипов Яхшыртып җибәрү Бераз яхшырту; яхшыртырга тотыну. Тагы шуны да онытырга ярамый: шул көннәрдә төрле сәяси вакыйгалар безнең хәлне тиздән яхшыртып җибәрде. Г.Исхакый. Аларны сатып, егерме мең алтын акча китерделәр, һәркем бурычларын түләде, тормышларын яхшыртып җибәрде. Ф.Яхин |