ЯХШЫЛЫК и. 1) Яхшы кешегә хас сыйфатлар; кеше характерындагы уңай сыйфатлар; киресе: усаллык. Ләкин гаепләрлек, шөбһә тотарлык урын юк: Җиһанша бабай – тирә-якта яхшылыгы белән танылган бер карт. Г.Ибраһимов 2) Яхшы дип кабул ителү, уңай бәяләнү, әйбәт булу; сыйфатлы, затлы булу, шәплек. Гармунга шәплеге, өстендәге киемнәренең яхшылыгы, үзенең үткенлеге аны авыл егетләре арасына кертә, аларның илтифатын җәлеп кыла иде. Г.Ибраһимов 3) Файда, изгелек, кешегә эшләнгән яхшы гамәл. Әллә үтә гамьсез иде инде ул чакта Галина, әллә апасына яхшылык итәм дип белепме, тотты да суга керде. Г.Әпсәләмов. Күпме яхшылык иткән, хезмәт күрсәткән инде ул безнең кечкенә авылга! А.Гыйләҗев 4) Уңыш, шатлык, бәхет һ.б.ш. Әгәр шулай икән, мөдир чыннан да Азатка яхшылык тели, бәлки әле, аны яклап та кала торгандыр. А.Тимергалин ◊ Яхшылык белән 1) Берәр кешене куркыту, шүрләтү өчен кулланыла: яхшы чакта, ирекле рәвештә, үз теләгең белән. [Сәрбиҗамал:] Зинһар, чык яхшылык белән, каравыл кычкырам. Г.Камал. Бер генә түгел, йөз әйтеп караган инде аңа – яхшылык белән дә, усалланып та. В.Нуруллин; 2) Яхшылап, әйбәтләп, җае белән. Гомер булса, бер яхшылык белән кайтарырмын, син, Бирем әкә, чамаңнан килсә, миңа менеп качарга бер ат бирсәң иде! Г.Ибраһимов. Яхшылыкка түгел (йөрми, сөйләми, кыланмый) Берәр эш-хәрәкәткә шикләнеп карап, канәгатьсезлек белдергәндә әйтелә. Әгәр солдат, күңелен бикләп, эчтән янып-көеп йөри башласа, бу һич тә яхшылыкка түгел: я курка, я авырлыкны күтәрә алмый, я өеннән күңелсез хат алган. С.Поварисов. [Нәлимә:] Ул яхшылыкка йөрми. Т.Миңнуллин. Яхшылыгын кайтару Яхшылыкка яхшылык эшләү |