ЯХШЫЛАП рәв. 1) Тиешле дәрәҗәдә, кирәгенчә; рәтләп. Бабасы күрсәткән җирне Әбүзәр бик яхшылап истә калдырган иде. А.Тимергалин. Ул татлытамактан умарталыкны яхшылап сакларга кирәк. А.Гадел 2) Яхшы итеп, ныгытып, әйбәтләп; пөхтә итеп. Миңнурый тәрәзә пәрдәсен яхшылап корды да ут кабызды. Г.Әпсәләмов 3) Игътибарлап, дикъкать белән, җентекләп, бәйнә-бәйнә. Мәхүп әби конверт эчен яхшылап карады. А.Алиш. Артларыннан килүчене дә яхшылап күздән кичерергә, аның ниятләрен чамаларга җай чыгачак. А.Фәләх 4) Яхшы итеп, шәп итеп, шәпләп, күңелгә ярарлык. Килдек, яхшылап концерт күрсәттек. А.Хәмзин 5) Җайлап, уңайлап, иркенләп. [Салих:] Я, менә яхшылап утыр. Г.Исхакый |