ЯХШЫЛАНУ ф. диал. Яхшыру, әйбәтләнү, рәтләнү. Тормышлар да, бик акрынлык белән булса да, яхшыланып маташа төсле. Н.Шәрифуллин. Аның күңеле күтәрелеп, йөзе ачылып, хәле яхшыланып китте. С.Поварисов

Яхшылана бару Аз-азлап, акрынлап яхшылану. Күңелең дөреслеккә тугры икән, адәми зат төзәлә, яхшылана бара. М.Галиев

Яхшылана төшү Бераз яхшылану; тагын да яхшылану. Икенче елны укыту да җиңеләя, яшәү дә яхшылана төште. Ф.Зыятдинов

Яхшыланып китү Берәр нәрсәдән соң яхшылану; соңгы вакытта яхшылану. Мулла Габделбарига тәкъдим иткәч, һич кичектергесез кабул итеп, тамга җыйдырып, мөәззин билгеләгән, хәлләре яхшыланып киткән иде. Г.Баруди

Яхшыланып кую Кинәт яхшылану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә