ЯХШЫ с. 1. 1) Уңай сыйфатлары, уңай яклары булган; киресе: начар. Гөлсем, кайбер хатыннар кебек, яхшы фатир, затлы киемнәр таләп итеп, беркайчан да аның якасыннан алмый. С.Поварисов. Авылның иң уңган хатыннары булган әлеге толларның күбесе, иркен, яхшы йорт күрмичә, салам түбәле нигезләреннән мәңгелек йортларына күчтеләр. И.Нәбиуллина 2) Тиешле дәрәҗәдәге, югары сыйфатлы, куйган таләпләргә тулысынча җавап бирә торган (сәнгать әсәрләре тур.). Ыгы-зыгылар узар, постлар онытылыр, яхшы җыр, яхшы шигырь, поэмалар калыр. И.Юзеев. Әгәр яңа яхшы әсәр яза алмый икән, иҗатчы үлә, ул тере мәеткә әверелә. М.Кәбиров 3) Уңышлы, файдалы; уңай тәэсир калдыра торган. Ул бу җәйне бар гомерен әдәбият укып вә һәртөрле зыялы вә фикерле адәмнәр илә сөйләшеп үткәрү сәбәпле, Зәки бик яхшы фикер хасил итте. Г.Ибраһимов. Ул бу юлы да җикеренеп, ачуланып түгел, бик якын кешесенә яхшы киңәш биргәндәй әйтте. З.Хөснияр. Рәмзия Рим кызы – укучылары өчен тирән белемле укытучы гына түгел, ул барыннан да бигрәк сизгер күңелле, барысына да бердәй яхшы мөнәсәбәтле кеше дә. Биектау хәбәрләре 4) Уңай бәяләнә торган, әйбәт; терәкле, тиешле дип саналган. Мин бары тик шуны гына әйтә алам: барлык эшләремне дә, үземчә яхшы ният белән, кешеләргә кулымнан килгәнчә изгелек итү максаты белән эшләдем. В.Нуруллин. Өйләнү – яхшы гадәт. Ш.Галиев 5) Тәҗрибәле, оста, маһир. Галия ул шундый: эштә яхшы коммунист, яхшы эшче, ә кирәк вакытта ул, үзенең кызлыгы белән, ирләрнең гакылларын томалый ала. Һ.Такташ. Яхшы тимерче бармагын чүкечкә кыстырмый. Р.Низамиев 6) Намуслы, кешелекле. Командир киткәч, Верещагин Урмановка: – Яхшы кеше булса кирәк, – диде. Г.Әпсәләмов. Беренче күрүеннән үк сәеррәккә санаган бу егет аңа яхшы кеше булып тоелды. К.Тимбикова 7) Тәртипле, тәрбияле (бала тур.). Элек яхшы малай булып танылган Кадыйр иптәшләре алдына карак булып басачак. А.Алиш 8) Бер-берсенә әйбәт, уңай, якын мөнәсәбәттәге, белеш-таныш булган. [Гөлзифа:] Мин аңлап бетермәдем: сез Айрат Данилович белән яхшы танышлар, ахрысы? Х.Ширмән 9) Югары әхлаклы, яманаты чыкмаган. Яхшы гаиләдә тәрбияләндем мин. А.Нәҗми 10) Затлы, кыйммәтле; каралган, яңа кебек. Аларның [фаэтоннарның] барсына да яхшы киемле байлар утырган иде. С.Җәлал. Өстендә яхшы тун, башында кырма бүрек – танырлык та түгел. К.Кара 11) Югары сортлы, югары сыйфатлы (азык-төлек тур.). Мортаза бай кунакларга унар сум акча, берәр киемлек тукыма, остабикәләренә берәр күлмәклек һәм берәр кадак яхшы чәй бүләк итте. М.Галәү. «Яхшы пылау казанга яхшы сарык ите, яхшы кишер, яхшы дөге салганда гына була...» – дигән фикерне алга сөрде. Шәһри Казан 12) сөйл. Зур, күп, мул; өмет ителгән кадәр. Игенче, яхшы уңыш алыр өчен, җирне ашлый. Т.Әйди. Жюри картинага яхшы бәя бирде. М.Маликова 2. и. мәгъ 1) Яхшылык, уңай як, төрле уңайлык, уңай хәл. Кеше заманы белән, заманының идеаллары, эшләре белән яши, һәрвакыт яхшыга омтыла. Г.Әпсәләмов. Имтиханнар башлангач, ташларга кирәк бу хәтәр уенны, яхшыга алып бармас, дип йөрсә дә, асылда Фәләхнең эшләр киресенчәгә әверелеп китте. В.Нуруллин 2) Җайлы, уңайлы, әйбәт, канәгатьләндерерлек нәрсә. Туктының яхшысы асылган, куырдак ясалган иде. Г.Ибраһимов 3) Әйбәт, уңай сыйфатларга ия булган кеше. Әле дә ярый, сак кешеләр бар, гаделләр бар, яхшылар күп!.. А.Гыйләҗев. Яман кыла башласаң, яхшылар болгап атачак. Р.Батулла 3. рәв. мәгъ. 1) к. якыннан. Ут караңгы, әмма дала егетенең күзләре әле яхшы күрә. Г.Әпсәләмов 2) Әйбәт, кирәгенчә, тиешле дәрәҗәдә, яхшылап. Ленаны Әнәс яхшы белә, күргәне дә бар. А.Гыйләҗев. Моннан бар тирә-як бик яхшы күренә иде. А.Хәлим. Мәктәптә яхшы укыган Рамил, унынчыны тәмамлагач, хәрби училищега керде, аннан инде лейтенант дәрәҗәсендә хәрби хезмәтен башлаган егетне язмыш аз җирләр гиздермәде. А.Хәйретдинова 3) Нык кына, байтак, шактый дәрәҗәдә. Бүген, безнең чиккә якынлашу шатлыгыбызны уртаклашкандай, кояш та яхшы кыздыра. М.Яһудин 4. мод. сүз Сөйләшеп утырганда әңгәмәдәшнең сүзләре, фикере белән килешүне, ризалашуны белдерү өчен кулланыла; ярый, я, ярар, хуп. Яхшы, эшләрем бетүгә сугылып чыгармын. А.Мансуров ◊ Яхшы күз белән карау Яхшы фикердә булу, яхшы мөнәсәбәттә булу, ярату, үз итү. Абзасы аларга яхшы күз белән караса, яшәве дәрәҗәлерәк булыр. Н.Фәттах. Яхшы чакта 1) Ул-бу булганчы. Яхшы чакта, ал битеңә сары пәрәвез сыман җыерчыклар сарганчы китеп котыл син, Фаягөл аппак. А.Гыйләҗев; 2) Берәр нәрсә эшләгәнче, усаллыкка киткәнче. Шук малайларга, бу гадәтләрен яхшы чакта ташларга чакырып, еш кына кайнар сүзләр дә сөйләп алам. А.Хәсәнов. Яхшыдан яман туган (нәрсә) тирг. Ачулану, сүгү сүзе. Беркөнне Сафый карт керде дә, ярлы тәкәббер, дип, яхшыдан яман туган, дип, мине әти алдында әрли башлады. Г.Ибраһимов |