ЯХШАТЛЫ с. Абруйлы, авторитетлы, дәрәҗәле. Иясез песиләрне, хуҗасыз этләрне иркәләп, балаң алдында яхшатлы булып йөрү җиңел ич ул!.. А.Гыйләҗев. Әтисе белән әнисе икесе бергәләп тә, Фәләхкә яхшатлы булырга теләп, бер-берләреннән яшереп тә, ул җәйге һәм кышкы каникулларга кайткан чакларда кулына биреп тә җибәрәләр, перевод белән дә ай саен диярлек салып торалар иде. В.Нуруллин |