ЯХШАТЛАНУ ф. Кем алдындадыр икейөзлелек күрсәтү, ялагайланып, үзен яхшы итеп күрсәтергә тырышу. Хуҗа урыныннан кузгалып өлгергәнче, Мөхәммәтнең әтисе, үзе ярдәм сорап барачак җитәкчегә яхшатланыпмы, җәһәт кенә мотор янына килде дә бауны уң кулына урады. З.Хөснияр. Шуны тоеп, күреп утырган Валериан Куйбышев (аның әле соңгы араларда гына Үзәк Комитет секретаре итеп сайланган чагы), Генераль секретарь алдында яхшатланып, ораторны бүлдерергә форсат тапты. Р.Мөхәммәдиев

Яхшатлана башлау Яхшатланырга тотыну

Яхшатланып йөрү Озак вакыт яхшатлану; хәзерге вакытта яхшатлану. Аннары безгә яхшатланып йөрдең. М.Маликова

Яхшатланып тору Гел, һәрвакыт яхшатлану; әледән-әле яхшатлану; хәзер, әле яхшатлану. Син дә яхшатланып тормасана! Л.Лерон



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә