ЯХТ-КЛУБ и. рус 1) Су спортының яхталар белән шөгыльләнүче спортчыларны берләштерә торган спорт оешмасы. Казансу елгасы буйлап су таксие, елга трамвайлары йөреячәк, яхт-клуб булдырырга да җыеналар. Мәйдан. Биредә ел әйләнәсендә эшли торган яхт-клуб, техник спорт үзәге, мунчалар комплексы, агротуристик ферма, тәрәзәләре Иделгә карый торган 65 номерлы кунакханә булыр дип көтелә. Әлки хәбәрләре 2) Шундый оешма һәм аның су станциясе урнашкан бина. Ярымутрауларның беренчесендә – яшәү «кыры», икенчесендә «Ривьера» күңел ачу комплексының дәвамы, ресторан комплексы, яхт-клуб, тукталу урыны, парк зонасы төзеләчәк дип планлаштырыла. Шәһри Казан. Мондый зур елга коену урыны гына түгел, ә яхт-клуб өчен менә дигән урын да. Таң |