Я’ХТА и. нем. Спорт яки туристлык максатларында куллану өчен моторлы яки җилкәнле кечкенә судно. Култыкка караган бер яклы урамы аеруча ямьле – аның икенче ягын ярга бәйләп куелган шхуна, баркас, яхта, катер, көймәләр тәшкил итә. Т.Әйди. Бик күпләр – гаражларында «ланд крузер», причалларында яхта торганнар да, бу яктан караганда, ярлы-ябагайлардыр, мөгаен. Н.Шәрифуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә