ЯФРАКЛЫ с. 1) Яфрагы яки яфраклары булган. Бу моңсулыкка нокта куярга вакыт иде: тирә-юньдә зөбәрҗәт яфраклы урман лабаса! С.Гаффарова

2) махс. Ылыслы урманга каршы буларак яфрак яра торган; шундый агачлар үскән. Биом – билгеле бер җирлектә: тундрада, яфраклы урман, дала, тропик урманнар, саванна һ.б. урыннарда таралган тере организмнар (хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр һәм микроорганизмнар) җыелмасы ул. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә