ЯФРАКЛАНУ ф. Яфрак яру, яфраклар чыгару. Болыннар яшелләнәчәк, агачлар яфракланачак, чәчәкләр ачылачак. Й.Акчура. Кояшның җылыткан җылысы никадәр ихластан булса да, агачларны яфракландырырга, гөлләрне чәчәкләндерергә көче җитмәгәнгәме, --- бу көннәрның җылысын карчыклар җылысына, бу көннәрнең матурлыгын карчыклар гүзәллегенә охшатканнар. Г.Исхакый Яфраклана бару Акрынлап яфраклану. Агачлар яфраклана бара Яфраклана башлау Яфракланырга тотыну. Урманнар яфраклана башлаган Яфраклана төшү Берникадәр яфраклану. Куак яфраклана төшкән Яфракланып килү Соңгы арада яфраклану. Хәзер урман яфракланып килә Яфракланып китү Кинәт яфраклану. Куакларның яфракланып китүен сизми дә калдык |