ЯФРАК и. 1. 1) Үсемлекләрдә: һава белән туклану һәм фотосинтез өчен хезмәт итә торган яшел төстә һәм төрле формалы юка пластинка. Кыярлар, кабаклар да яфрак чыгарып үсә башладылар. А.Алиш. Бакчаларда кошлар сайравы, агачларның яфрак ярып чәчәк аткан чаклары җитте. А.Нәҗми

2) Нинди дә булса үсемлекнең дару ясауда, аш тәмләткеч итеп һ.б. максатлар өчен шул килеш яки киптереп, яки башкача эшкәртеп файдаланыла торган шундый өлеше. Ашка яфрак салырга онытма

3) Кайбер ботаника, анатомия һәм зоология терминнарының состав өлеше, компоненты. Әкмәлнең кайнарланып киңәйгән алсу борын яфрагына эләгеп торган тир бөртекләре дерелдәп киттеләр. А.Гыйләҗев. Сәламәт кулы белән колак яфрагын тотып, беркавым уйланып тора. В.Нуруллин. Үги ана яфрагы үләне үсә. А.Нәҗми

2. с. мәгъ. Нинди дә булса үсемлекләрнең яфрагыннан ( 1 мәгъ.) ясалган. Бабай икенче тапкыр челеменә яфрак тәмәке тутырды, чакма таш сугып яндырды, куе төтен таратып тартырга тотынды. Г.Ибраһимов. Бәрәңге боламыгы ашап, яфрак чәй эчеп яшәде. М.Мәһдиев

Яфрак астына керү Яшеренү. [Әхмәтсафа агай], үзенең эшләре чуаласын белеп, барлык эшләрне, һәммә акчасын хаҗи әфәндегә тапшырып, Мәкәрҗәдән сызды, ягъни яфрак астына керде. Ш.Мөхәммәдев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә