ЯУЧЫЛА’У ф. 1) Кыз сорау өчен яучы җибәрү. Бервакыт мулла, хаҗга китеп барган чакта, бер ятим кызны күрә һәм үзенә яучылый. М.Гали. Әниләр яучыладылар миңа аны. А.Нәҗми // Димләү. Ничек килешкәннәрдер: ул үзе мине сорап килгәнме, әллә әтием үзе яучылап биргәнме – анысы миңа мәгълүм түгел. Г.Галиева

2) Яучы булып бару; димчелек итү. Абыстай килгән безгә, Кызыбызны яучылап. И.Юзеев

Яучылап йөрү Озаклап яучылау; хәзерге вакытта яучылау. Мөхәммәд Шакир мулла Чишмәлектән Хасбетдиннең тол калган хатынын яучылап йөри икән. Р.Батулла. Кичке уен була торган җиргә якынлашкач – Фәһимәне яучылап йөрүен, чикләвек куакларына җиткәч, Сараны үзенә чыгарга бик авырлык белән күндерүен исенә төшерде. Р.Кәрами

Яучылый башлау Яучыларга тотыну. Зәйнәпне яучылый башлагач, кыз, үзе белән пәйгамбәр никахлашмакчы була, дип уйлаган һәм ризалыгын биргән. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә