ЯУРЫН и. 1) Арканың өске – муен, иңбашлар һәм калак сөякләре арасындагы өлеше

2) Кием якасының шул турысы. – Яурыннары каймалы, Төймә бавы тартмалы Ал кара кеш тун бирим. Бу тунымны ки, – диде [Идегәй]. Дастан

3) күч. Арткы як, арка. Автобус тәрәзәләрендә, койрыкка койрык, яурынга яурын тәңгәл килеп, Европаның кысан тигезлекләреннән Азиянең иркен далаларына, Азиянең иркен далаларыннан Европаның кысан тигезлекләренә таба, ялларында ут ташыган ат-аргамаклар ташкыны сыман, тау-калкулыкларның өзлексез чылбыры чаба. А.Хәлим

◊ Яурыны киң Көчле, чыдам, түземле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә