ЯУЛЫКЛЫК и. 1. 1) Яулык өчен махсус эшләнгән тукыма. Чите каймалы яулыклык 2) Бер яулыкка җитәрлек тукыма кисәге. Юк, син миңа менә шушы кызыл комачтан бер яулыклык кына кис. А.Гыйләҗев 2. с. мәгъ. Яулык ясарга яраклы; бер яулыкка җитәрлек. Әсмәбикә бик гаҗәпсенеп, тәэсирләнеп, карчыкка яулыклык комач үлчәде, гадәтенчә, ситсыны чытырдатып тартып та китермәде, ул сораганнан мулрак кисте. А.Гыйләҗев |