ЯУЛЫКЛЫ с. 1. Яулыгы булган, яулык бәйләгән, яулык бөркәнгән. Ачык йөзле, ак яулыклы тыйнак татар әбиләре! Р.Габделхакова

2. и. мәгъ. Яулык бөркәнгән яки дини кагыйдәләр нигезендә яланбаш йөрми торган хатын-кыз. Нәрсә генә дисәң дә, барыбер сәер бу – яулыклы... Г.Гыйльманов. Бөтен дөнья күләмендә исламга пычрак ату, террорчы ярлыгы тагу, һәр яулыклыга яки чалма-чапан, кәләпүшлегә шикләнеп карау вазгыятендә безнең мөфтияткә дә җиңел булмагандыр. Ислам



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә