ЯУЛЫК и. 1) Башка бөркәнә торган кием-салымның бер төре: төрле формадагы тукыма кисәге. Баш яулыкларының төрләре һәм атамалары байтак: акча яулык (ак яулык); дарай яулык – парчалы ефәк яулык; куш яулык – зур яулык, аны иргә чыккан хатыннар бәйләп йөргән; кыекча яулык (өчпочмаклы яулык); кычыткан яулык – кытай кычытканыннан сугылган яулык һ.б. А.Тимергалин. Кеше арасына чыкканда гына кияргә тоткан кара җирлеккә кызыл розалар төшкән матур күлмәген киде, башына алмалы француз яулыгын алып бәйләде. А.Хәйретдинова

2) Борын, бит-кул сөртү өчен әзерләнгән һәм һәрвакыт янда йөртелә торган кечерәк тукыма кисәге. Яулык, димәк, әүвәле ашаганнан соң кул сөртү өчен кулланылган йаглык булып чыга (сөлге, тастымал, кулъяулык). Шуннан соң башъяулык (баш яулыгы), борын яулыгы, бит яулыгы сүзләре барлыкка килгәнгә охшый. А.Тимергалин. Әтием хаҗга баргач, алтын алкалар миңа китергән иде, алар кул яулыгына бәйләгән, сандык почмагында. В.Ильясов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә