ЯУЛА’У ф. 1) Көч белән буйсындыру, сугышып басып алу. Заманының техник казанышларына ия булмасаң, кылыч болгап кына таш диварлы кальгаларны яулап булмый… Р.Зәйдулла

2) к үч. Нәрсәгә дә булса ирешү, казану. Бала күңелен, мәхәббәтен һәм хөрмәтен бары тик игелекле гамәлләр белән генә яулап була. А.Йосыпова. Нәкъ шушы сыйфатлары белән ул төрле кыйтгаларда яшәүче кешеләрнең ихтирамын яулый һәм кырыс шартларда да исән кала. Н.Ганиев

3) күч. Биләү, үзенә җәлеп итү, чолгап алу. Бала күңелен яулардай заманча китаплар күбрәк булган саен, сабыйлар да туган телләрен кечкенәдән үк яхшы үзләштерә алырлар. К.Фәтхуллова

Яулап алу Тырышып, авырлык белән ирешү, казану. Балаларын зур тормыш юлына озатканда, аталар болай диләр: «Мин сиңа фамилиямне бирдем, исемне үзең яулап ал». М.Маликова. Барыбыз бергә оешып, бөтен көчне бер йодрыкка туплап эш итсәк, җиңү яулап алу җиңелрәк булыр иде. Т.Нәбиуллин

Яулап алу Тулысынча яулау. Син, колак ишетмәгән каһарманлыклар күрсәтеп, берүзең скиф һәм герман патшалыкларын яулап алдың. С.Шәмси

Яулап бетерү Барысын да яулау; тулысынча яулау. Ул [Чыңгыз хан] үзе һәм аның варислары бөтен Шәрыкны яулап бетерә яза, Европаның да шактый өлешен буйсындыра. Р.Фәхретдинов

Яулап килү Электән үк, һәрвакыт, гел яулау. Мин ярышларда һәрвакыт алдынгы урыннарны яулап киләм. Аманулла

Яулап тору Һәрвакыт, даими яулау. Китапханә республикада игълан ителгән барлык конкурсларда призлы урыннар яулап тора. Кызыл таң

Яулый бару Бер-бер артлы яулау; торган саен күбрәк яулау. Тамашачы мәхәббәтен көннән-көн яулый бара, алкышларның да чиге юк төсле тоелды. А.Шәймәрдәнов

Яулый башлау Яуларга керешү. Инде савромат-сармат халкының барлыкка килүен, үсүен, көчәеп китеп, яңа җирләр яулый башлавын күздән кичерик. С.Шәмси



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә