ЯУДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. яву. Кырык елдан соң Аллаһы Тәгалә янә кырык ел яңгыр яудырыр, һәм кешеләр үләннәр кебек үсеп чыгарлар. А.Хафиз

2) Берьюлы күпләп ату, ташлау, юнәлдерү. Ике яклап тау башыннан ук таш яудыру өчен иң-иң кулай урын... В.Имамов. Аннан – өстән торып, безнең ыру өстенә ни дип ләгънәт яудыралар? А.Хәсәнов

3) Күп итеп бирү, мулдан китерү. Ул [акчаны] бер дә кызганмый инде, никадәр теләсәң, шулкадәр яудыра. Г.Камал. Юмарт кояш җылы нурларын җир өстенә мулдан яудыра. Безнең гәҗит

Яудыра бару Торган саен күбрәк яудыру. Ләкин Газинур, картның салкын карашын гүя сизмәгән кебек, үзенең яңадан-яңа сорауларын яудыра барды. Г.Әпсәләмов

Яудыра башлау Яудырырга тотыну. Госпитальгә хат артыннан хат яудыра башладым. И.Гази

Яудыра бирү Һаман яудыру, яудыруны дәвам итү. [Галимҗан] Зарф хәлфәгә җае чыккан саен, һәр форсаттан файдаланып, сорауны яудыра бирде. С.Поварисов

Яудырып алу Бераз, берникадәр яудыру. Бераз «матур» сүзләрен яудырып алганнан соң: – Борчылма, мин сиңа ярдәм итәрмен, – дип тынычландырды. Шәһри Казан

Яудырып бетерү Яудыруны төгәлләү; ахырга кадәр яудыру. Дала яугирләре, Тимер-Мөэмин гаскәре өстенә ук яңгыры яудырып бетерүгә, җиде-сигез кисәккә бүленделәр. В.Имамов

Яудырып тору Бертуктаусыз яудыру. Аларның сорауларын көтмичә үк, сүз артыннан сүзне яудырып торды, ди, җитез егет. А.Алиш. Рамил [әбисенә] сорау арты сорау яудырып тора. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә