Я’У II и. 1) бор. Эч мае. «Хөсрәү вә Ширин»дә [шундый юллар бар]: --- ләкин җәү сүндерә, ташса уҗаудан, ягъни борынгы яктырткычның эч мае – яу салына торган савыты уҗау дип аталган. Р.Әхмәтьянов 2) Күз сүзе белән берлектә: күзне ачып-йомып, алмасын кибүдән саклаган дым // Күздәге чагылыш, күз нуры. Тукучының күз явы паласка сеңә, ахрысы. Р.Батулла. Ул күзләрнең явы котылгысыз: хәтта үпкәләп читкә борылып бассаң да, син Әлфинәнең җете карашын тоеп торасың. К.Кәримов |