Я’У I и. 1) Дошман. Яу юк, димә – яр астында, бүре юк, димә – бүрек астында. Мәкаль. Аннан соң углы Атсыз хан атасы урынына утырып, берничә еллар яуны җиңеп, ауны аулап, атасы артыннан мәңгелек йортка китте. Шәҗәрәи төрек

2) Һөҗүм итеп килгән күпсанлы гаскәр. Карт баһадирның үлемен ишеткән дошманнар тиз үк колакларын торгызганнар, һәм Болгар иленә яу килгән. А.Гыйләҗев. – Кайтуга ук, мин Хаҗитархан өстенә зур яу белән чабам, аны үземнең олысыма әйләндермичә тукталачак түгел! – дип ярсыды Мөхәммәдгәрәй, тезгенен үз көенә селкеп. В.Имамов

3) Сугыш, кораллы бәрелеш. Яу юкта батыр күп. Мәкаль. Яудан яраланып кайткан әтиләре ята-тора ике ел яшәгән дә дөнья куйган. С.Сөләйманова

4) күч. Күп булып, берьюлы зур агым булып килә торган нәрсә; ташкын. Монда, җаный, буран. Көрт яу булып таудан сикергән. А.Хәлим. Ирексездән, университетны абитуриентлар явы басып алган икән, дип уйлыйсың. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә