ЯТЬМӘ и. 1) Балык, кош, җәнлек аулау өчен челтәрләп үреп эшләнгән махсус җайланма; ау. Икегә бүленгән ирләрнең бер өлеше алдан зур күсәкләр белән шапы-шопы китереп су өстен кыйнап барды, калган ирләр ятьмә өстерәде. В.Имамов. Ике сунарчы, чаналарыннан төшеп, ятьмә җәяләр – [бүре баласы] Чатан өстенә ыргытмакчылар. А.Хәсәнов 2) Әйбер тутырып йөртү өчен, җептән, баудан, тимерчыбыктан үреп эшләнгән җайланма. Ханым грушалар тутырылган ятьмә күтәреп бара. М.Хуҗин 3) махс. Дошман күзеннән яшерү, маскировка өчен эшләнгән җайланма. Ул [олырак яшьләрдәге солдат] бүреген артка этеп, мыекларын сыпырып алды, өстенә маскировка өчен ятьмә корылган авыр тупка күз төшерде. Г.Әпсәләмов 4) күч. Пәрәвез. Көн-төн корды үрмәкүч ятьмәсен, Посып кына күзәтте кем эләгәсен. Р.Шәрипова 5) күч. Тозак, капкын, астыртын корылган хәйлә. Тол хатын кешене гайбәт ятьмәсенә эләктерүләре, исемен пычратулары мөмкин. Ш.Камал. Гөлҗиһан алар түгел, Гөлҗиһан – аерым: аның берәүгә дә аяк чалганы яисә хәйлә-мәкер ятьмәсе үргәне юк! Н.Гыйматдинова 6) күч. Тонык һәм сыек кына томанланып күренгән нәрсә; өртү. [ Камали] Юлдашының офык сызыгындагы төтенле ятьмә аша җемелдәгән кояшка борчылып караган күгелҗем күзләрендә сүрән тоныклык күреп, юаткан сыман әйтте... К.Нәҗми ◊ Ятьмә кору Берәр кешегә карата начар уй, начар максат белән астыртын эш планлаштыру, эш-гамәлләренә тоткарлык ясау. Тантана итә башлагач, төрек сәрдарларының нинди мәкерле ятьмә корып куюын да шәйләп, абайлап өлгермәде алар [мадьяр җайдаклары]. В.Имамов. Ятьмә салу к. ятьмә кору. Аумакай гавамның тозак әзерләвен, ятьмә салуын, корбан итеп сине сайлавын тоеп яшисең. Көмеш кыңгырау |