ЯТЫШУ ф. Килешү, туры килү, урынлы булу. Аның гәүдәсенә, йөзенә, мул кашларына – тыныч, салмак табигате; ашыкмыйча, сүз кадерен белгән бай, образлы сөйләме – холкына ятышып, табигатьтә гармония, илаһи иплелек барлыкка ышандырып тора. Т.Галиуллин

Ятышып җитү Ахыргача, тулысынча ятышу. Бу нәрсә аның тыйнаклыгы, канәгатьчәнлеге белән һәм шулай ук лирик җырларындагы сентиментальлек нечкәлеге, моңга бирелүчәнлек сызыгы белән ничектер бик үк ятышып җитми шикелле. Н.Исәнбәт

Ятышып тору Әле, хәзерге вакытта ятышлы күренү. Аның өстендә кыска җиңле аксыл кофта һәм көрән итәк: болары да, иясен һаман да картайтырга теләмәгәндәй, теге килешле гәүдәгә ятышып тора. Г.Шакиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә