ЯТЫШСЫЗ с. 1. 1) Йогышсыз, килешеп тормаган, туры килмәгән. Ботинкалар аның [Вилданның] куе зәңгәр йоннан бәйләнгән спорт костюмына шулкадәр ятышсыз иде, Мәрьям ирексездән көлеп җибәрде. М.Маликова

2) Күңелгә ятмый торган, ямьсез. Ләкин кайчандыр сандугачтай сайрап торган гармуннан бу юлы ятышсыз, кызганыч тавышлар гына чыга иде. Г.Әпсәләмов

2. рәв. мәгъ. Урынсыз итеп, тиешсез рәвештә, кирәкмәгәнчә. Ул шулай, капыл гына ятышсыз сорап куюыннан аптырап, озын нечкә бармаклары белән пиджәк төймәсен боргалады. А.Вергазов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә