ЯТЫШЛЫ с. 1. 1) Килешле, гәүдәгә ятып торган. Яшь кызларның зифа гәүдәләренә искиткеч ятышлы иде солдат киеме. Ф.Сафин

2) Ярарлык, уңай, файдалы. Аныңча, кешегә ошый, аның күңеленә ятышлы әйберләр генә матур һәм гүзәл. К.Гыйззәтов. Вакытлы эш эзләүче студентлар җәйнең инде беренче аеннан ук күңелләренә ятышлы, төп таләпләренә туры килерлек шөгыль сайлау белән мәшгуль. Г.Мәхмүтова

3) Туры килгән, төс булган. Күлмәккә ятышлы муенса да аласы булыр. А.Гыйләҗев. Кызның тавышы да гәүдәсенә, буй-сынына бик ятышлы, искиткеч матур, ягымлы булып ишетелде Хариска. А.Фәләх

4) Ягымлы, сөйкемле, күңелгә хуш килерлек. Сөйләшүгә Усман ага да кушыла. Күңелгә ятышлы әңгәмә килеп чыга. А.Нәҗми. Бер кичне чит номер шалтыратты да, йомшак, күңелгә ятышлы кызлар тавышы үзен Роза дип таныштырды. А.Галимов

5) Эшкә күнеккән, гадәтләнгән, оста булган, эш белгән. Ходайга шөкер, дипломы бар, эшкә ятышлы кулы бар... Г.Гыйльманов

2. рәв. мәгъ. 1) Тәртипле, ягымлы итеп. Аның күңелгә ятышлы сөйләшүе дә, яше белән үзеннән олырак булуы да, килеш-килбәте дә – барысы да Фәһимәне әсир итте. Д.Каюмова . Бервакытта да артык сүз сөйләмәс, кычкырып көлмәс, сорауларыңа сабыр гына җавап бирер дә күңелгә бигрәк тә ятышлы итеп елмаеп китеп тә барыр. Әлмәт таңнары

2) Ошарлык итеп, уңай тәэсир калдырырлык булып. Шулар арасында Фәһим бабай Идрисов шигырьләре колакка бик ятышлы яңгырый. Л.Кәшфи. Кыскасы, бу көнне иртәнге чәй һәркем өчен бик тәмле булды, чәй янында сөйләшү күңелгә ятышлы үтте. Р.Гариф

3) Эзлеклелек белән, бәйләнешле итеп; туры китереп. Аның тавышы йомшак, ягымлы, әйткәннәре бер-берсенә бик ятышлы килеп, җанлы гына үрелеп бара. Г.Бәширов. Классиклар иҗатын һәр чор үзенчә – заман вазгыятенә бәйле, рухи таләпләргә ятышлы укыган төсле. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә