ЯТЫШ с. 1. 1) Таман, уңай, уңайлы эшләнгән; килешле булган. [Мәдинәнең] Иреннән бер ат, бер сыер, дүрт сарык, бәләкәй, шома гына нарат өй һәм шуңа ятыш җыйнак кына такта өйалды, читән абзар һәм ат сарае калган иде. Ш.Камал

2) Ягымлы, күңелгә хуш килерлек. Ул картлар белән карчыкларның күңеленә дә бер-ике ятыш сүз әйтеп үтә. Г.Ибраһимов. [Нургали] Көеккә килеп җиткәндә генә йомшады, җанга ятыш җылы сүзе чыкты. Г.Галиева

3) Туры килеп торган, җайлы, уңай булган. Тегермәнче кызы безнең Фатих байларга бик ятыш кыз иде. Г.Исхакый. Минем телем – меңәрләгән ишләре күк, тыйнак тел ул. --- Үзенә җай, үзенә ятыш аның көе: «Сак-Сок»лары, «Рамай»лары, «Сарман»нары, «Гөлҗамал»ы, «Карурман»ы, «Әллүки»е... Р.Фәйзуллин

4) Берәр эшкә күнеккән, өйрәнгән, ияләнгән. [Нигъмәтулланың] Эшкә тотынганда ук кулының ятыш, сәләтле икәнлеге күренеп тора. З.Зәйнуллин

2. рәв. мәгъ. Туры килеп, тәңгәл булып. Исеменә ятыш килеп чыкты шул кушаматы да, юкка түгелдер! Кем әйтмешли, исеме җисеменә бигрәк туры килеп тора! Н.Кәримова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә