ЯТУ ф. 1. 1) Бөтен гәүдә белән өслек өстенә сузылган хәлдә булу (кеше һәм хайваннар тур.). Линар, кул-аякларын таратып ташлап, комга чалкан яткан да күзләрен йомган. М.Маликова. Эштән кайттым, чебиләрнең берсе дә юк. Песи ашагандыр боларны дисәм, исем китте: карават янында мәче идәнгә сузылып яткан, барлык чебиләр аның өстендә, кырында җылынып яталар. Безнең гәҗит

2) Баскан, утырган, чүгәләгән торыштан, гәүдәне сузып, горизонталь торыш алу (кеше һәм хайваннар тур.). Песи минем янга сикереп менде, иркәләнеп алдыма сузылып ятты. А.Гыйләҗев. Хәлимә мизгел эчендә боз өстенә сузылып ятты, башындагы шәлен салып, аның бер очын суда бата-калка күренгән Һаҗәргә сузды. А.Әхмәтгалиева

3) Ял итү яки йоклау максаты белән ятакта урын алу. – Әйдәгез, ятарга вакыт ич инде, – дип, [хуҗа хатын] аларны бүлмәдән алып чыгып китте. Т.Әйди. Фатыйма килгәндә, инде өйдә ут сүнгән, бала белән хуҗалар йоклаган булды – олылар иртә ята шул. З.Кадыйрова

4) Гәүдәне берәр якка яки берәр нәрсәгә таба авыштыру, авышу. Закирҗанның кепкасы очкан, ул ат ялына ябыша төшәрәк алга яткан. М.Мәһдиев

5) Берәр урынга куелган булу. Әлбәттә, безнең арба төбендә үткер балта белән сөңге, ә Гани пәһлеванның арбасында саллы гына гөрзи ята иде. А.Тимергалин. Улының укый башлаган китабы ачык килеш өстәлдә ята. М.Маликова

6) Махсус урнаштырылмаган, җыелмаган булу; аунау. Гәзит-журналлар идәндә ята. Г.Камал. Лапас астында киселгән, туралган каен утыны ята – беркемнең аны яхшылап өеп куярга кулы җитмәгән. Н.Фәттах

7) Берәр урында саклану. Бу китап миндә әле дә саклана. Документлар һәм башка кыйммәтле кәгазьләр белән шкафта ята. Т.Кәримов. Рәсем әле дә шкаф тартмасында ята... Г.Әдһәмова

8) Файдаланылмау, буш тору. Авыл тирәләрегездә, су буйларыгызда, тау битләрегездә күпме җирләрегез әрәмгә ята. Т.Гыйззәт. Ярый әле карчык әбитне кәрзингә салып җибәргән, юкса ул күчне кая куйган булыр идем. Ике умартам буш ята иде, бик шәп булды әле бу. Ф.Яруллин

9) Күпмедер вакыт дәвамында кайда булса да булу, тору. [Ул] Өч атна, яңгырга-карга батып, авылда ятты. А.Гыйләҗев

10) сөйл. Яшәү, гомер итү, йөрү. Ни хәл, ничек ятасыз? Г.Исхакый. Чит җирдә, кеше почмагында ни дип ятыйм ди мин, үз йортымнан китеп? Р.Зарипов

11) сөйл. Берәр эш белән мәшгуль булу. Эштән кайтып, киемнәрне алыштырып, клубка репетициягә җыенып яталар иде кызлар. М.Мәһдиев. Анда инде аның биш китабы дөнья күргән, ә тагын алтынчы китабы басмага әзерләнеп ята. Р.Зәйдулла. Әкрен генә эшләп ятабыз

12) Егылу, сөрлегү. Җил тибрәткән сары җиз башаклар Җиргә яттылар. М.Җәлил. Игеннәр җилле яңгырдан соң сөрлеккән, каерылып-каерылып ята. Ш.Галиев

13) Билгеле бер урынны алып, биләп тору, җәелгән булу. Якты күл буйлап барып, Шайтан чокыры яныннан үтеп үрне менгәч, Миләүшә елгасы ялт итеп җәелеп ята. А.Алиш. Тирә-якта көне буе тургай җыры, Зәңгәр диңгез кебек ята иген кыры. Г.Латыйп

14) Нинди дә булса юнәлештә сузылып күренү. Юлдашлар, иелә төшеп, алда сузылып яткан буш, туры юлга карадылар. А.Гыйләҗев. Алда, юлны бүлеп яткан елга аръягында, биек тау өстендә, агач стеналар белән әйләндереп алынган Зәй крепосте күренде. В.Имамов

15) Өслекне каплап алу; китмәү, бетмәү. Аннары, җил-бураннарын туздырып, кыш килде. Декабрь башларында ук җиргә кар ятты. М.Садыйков . 1941 елда кар иртә ятты. Шактый икмәк, бигрәк тә солы, бодай кар астында торып калды. М.Әхмәтҗанов

16) күч. Берәр кешенең бурычына, вазифасына керү; йөкләнү, авырлык төшү. Мәчет имамнарында бәйрәмне оештыру өчен шәхси җаваплылык ята. Шәһри Казан

17) күч. Гадәттә гүр, кабер, табут сүзләре янында килгәндә, «үлү», «вафат булу» мәгънәсен белдерә. Бу юлы аның янында кыя кебек ире дә, утка керергә әзер торган авылдашлары да юк. Алар инде барысы да салкын кабердә яталар. Ф.Бәйрәмова. Әллә кайда, Литва җирендә салкын гүрдә ятасың... Р.Хәбибуллина

18) күч. Күңел, җан, йөрәк, колак сүзләре янында килгәндә, «ошау», «ярау», «ятышлы булу» мәгънәсен белдерә. Күңелең ята икән, миндә торып калырсың. В.Имамов. Һавасы да җанга ятмый чит җирләрнең. Г.Мөхәммәтшин

19) күч. Күңел, җан, йөрәк, йөз сүзләре янында килгәндә, «авыр тойгы, хис биләп алу», «басу», «изү» мәгънәсен белдерә. Ниндидер сәер нәрсә миен томалады, авыр тойгы булып йөрәгенә ятты. Т.Галиуллин. Малайның йөзенә яткан болыт шәүләсен күрү белән, ул үзенең болай дип сорарга тиеш булмавын аңлады. М.Кәбиров

20) күч. Күңелдә, йөрәктә, җанда тирән урнашу, хәтердә саклану. Ләкин сугыш турында йөрәгендә ятканны әйтер өчен, гади кеше сүзләре генә җитми аңа – бик көчсез алар. Ә.Еники. Хан телендәге нахак сүзләрне дә, аның күңелендә яткан мәкерне дә тойды Сәет. В.Имамов

21) күч. Килешле булу, өстә матур күренү. [Кырык биш-илле яшьләр тирәсендәге хатын-кыз судья] Ыспай гәүдәсенә ятып, килешеп торган, үзенә җитди кыяфәт биргән костюм кигән. Р.Кәрами

2. ярд. ф. функ. 1) Төп фигыльдә белдерелгән эш-хәрәкәт яки халәтнең озак дәвам итүен белдерә. Менә Гөлсем әнисе белән --- икесе генә дөнья көтеп яталар. А.Әхмәтгалиева

2) Билгеле бер хәлдә яки сыйфатта үзгәрешсез калуны белдерә, шул хәл, сыйфатның дәвамлы саклануын күрсәтә. Җаектан мине алырга килүче Алты-биш Сапый дигән кеше әле Казанга килеп җитмәгән икән, шул сәбәпле Бәдри абзый белән без бер-ике атна кадәр шул кешене көтеп яттык. Г.Тукай

3) Эш-хәрәкәтнең хәзерге моментта башкарылуын белдерә яки сизелеп торган сыйфатка даимилек төсмере өсти. Әнә, безнең күршедә бик әйбәтләп туй итеп яталар. Әкият. Менә улыма бирерсез боларны, акчасызлыктан интегеп ятмасын. Р.Вәлиев

4) Төп фигыльдә белдерелгән аерым бер үзенчәлекле сыйфатта калуга басым ясый. Синнән башка чит илләрдә каңгырып ятам бит. Р.Рахман

Ятып калу 1) Берәр нәрсәдән мәхрүм булу. Ятып калганчы, атып кал. Мәкаль; 2) Сугыш кырында үлеп калу, һәлак булу. Әтисе сугыш кырында, чехлар җирендә ятып калган, әнисе белән икәү генә яши иде Хәлимә. В.Нуруллин. Ятып тору Ятышлы булу, килешеп тору. Ятып түшәм санаган Булдыксыз, юньсез, ялкау кеше турында. Бар егетнең җебегәне – Ятып түшәм санаганы. Н.Исәнбәт

Ята бару Һәрберсе, бер-бер артлы яту. [Чәчкечтән төшкән бөртекләр] Йомшак җиргә барып төшкәч, бөтенләй тынып, юашланып калдылар, бер-бер артлы тезелеп-сузылып, җир куенына ята бардылар. Н.Фәттах

Ята башлау Ятарга әзерләнү. Ярый, шулай вакыт үтте, йокларга ята башладык. З.Мурсиев

Ята бирү Һаман да ятуны дәвам итү. [Телефон] Хуҗабикәсенә үпкәләп, оешып-бөрешеп, мәче сыман киштәдә ята бирде. Р.Рахман. Ярар, әлегә тын гына ята бир. А.Хәсәнов

Ята төшү Бераз, берникадәр яту. Манук бәк, сөңгесен еракка сузып, алга ята төшкән. В.Имамов

Ятып алу Аз гына, кыска гына вакытка яту. [Ләйлә] Сыерын савып көтүгә кугач, эшкә киткәнче, бераз ятып ала иде. Ф.Яруллин

Ятып бетү Барысы да яту. Балалар ятып беткәч, ярты төн авышкач, Гөлсем, ялгыз калып, кухняда кер үтүкләргә тотынды. Р.Мулланурова

Ятып тору Әле, хәзерге вакытта яткан хәлдә булу; вакытлыча, хәзергә, бераз вакытка яту. Мин арыдым инде, атакай, бераз ятып торам. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә