ЯТСЫНУ ф. 1) Чит-ят булганга, танымаганга читләшү, чит итү, якын мөнәсәбәт күрсәтмәү. Гали фикергә калып эндәшми тора, ике кечкенә кызчык, бер дә күзләрен алмый, бик ятсынып, аңар карыйлар. Ш.Камал. Улагыннан шулай башын алып, Ник ятсынып карый бу кашка? Ш.Галиев

2) Чит, ят булып тоелу, электән белгән таныш билгеләр күрмәү, танымау. Ятсынып карап торам: җирне-күкне, тирә-ягымны, заводны танымыйм. А.Гыйләҗев. [Бөркет баласы] Ятсынып, тирә-ягына каранды, тимерчыбыкны чукыды, акрын гына чыелдап куйды – яңа урынны килештермәде. Ә.Әминев

3) Мөнәсәбәттә, карашларда якынлык югалу, ят кешегә, ят нәрсәгә әйләнү; бизү

Ятсынып бетү Тәмам, бик нык ятсыну. Без бер-беребезгә ияләшә башлагач кына аерылышып китәбез дә икенче күрешкәнче тагын ятсынып бетәбез... Ш.Галиев. Әллә кешеләр икенчерәк, әллә үзебез, читтә яшәп, авылдан, кешеләреннән ятсынып беткәнбез? И.Нәбиуллина

Ятсынып кую Кинәт ятсыну. Я, могҗиза! – күлмәк иске, Ә мин яңардым кинәт! Ятсынып куйдым үземнән, Яшәреп киттем, димәк?.. Л.Шагыйрьҗан

Ятсынып тору Әле, хәзерге вакытта ятсыну. Куй әле, Рәшидә, үз өеңдәге шикелле генә бул әле... Бу нинди ятсынып тору, килешмәгәнне! Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә