ЯТМА I и. 1) геол. Файдалы казылмалар тупланган урын. Махсус белеме буенча геолог ул, Татарстанда нефть ятмалары табуда күп эшләгән галим. Ә.Еники. Югыйсә бар иде заманнар: геологлар мондагы бетмәс-төкәнмәс хәзинәләр – файдалы жир асты казылмалары ятмасы хакында бөтен илгә шау килеп хәбәр иткән иделәр. Р.Мирхәйдәров

2) Җыелып торган, өелеп яткан нәрсә; өем. Яфрак белән капланган су ятмаларының күзенә генә басабыз. А.Гыйләҗев. Кар ятмасы күз алдында үсә, тыгызлана бара. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә