ЯТЛА’У ф. Хәтердән сөйләрлек итеп өйрәнү, хәтергә беркетү; оту. – Мин кәгазьдән укырга яратмыйм, алай йогышсыз чыга, мин ятлап сөйлим, – ди иде. Г.Бәширов. Хәйям китапларын бар дөнья тиккә генә дога-аятьләр кебек ятлап укымыйдыр шул!.. Р.Фәйзуллин Ятлап алу Тиз арада ятлау. Зөһрә, ике дә уйлап тормыйча, шул доганы да ятлап алыр иде... Г.Гыйльманов Ятлап бетерү Барысын да, тулысынча ятлау. География дәреслеген инде тоташтан ятлап бетердем диярлек. В.Нуруллин Ятлап кую Алдан ук ятлау. Нәрсә әйтәсен әллә кайчан ук ятлап куйган инде югыйсә. Г.Бәширов Ятлап чыгу Башыннан ахырына кадәр ятлау. Бөтен Коръәнне ятлап чыгам. Т.Миңнуллин Ятлый бару Һәрберсен ятлау. Һәр сүзеңне ятлый барам. Ч.Мусин |