ЯТКЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. яту. Ләйләне сәгать тугыздан да калдырмыйча яткырырсың инде. Г.Кутуй. Пациентны гадәттәгечә кичке сәгать унда урынга яткырдылар, һәм ул, башка көннәрдәге кебек, биш минуттан йокыга талды. А.Тимергалин

2) Йоклау яки ял итү өчен урын әзерләп урнаштыру, урын бирү. Авыру кешегә җылы булыр дип, мич башына яткырган идек без аны. М.Гали. Түрдә зур ятак өстенә түшәкләр җәелгән иде, шунда яткырдылар. Р.Сәгъди

3) Кайда да булса тоту; тоткарлап тору. Нәҗипне больницада нибары бер атна яткырдылар. А.Гыйләҗев. Миңлебайны ике атналап вакыт станица төрмәсендә яткырдылар. Н.Яһудин // Кая да булса урнаштыру, кертү. Хастаханәгә яткыру

4) Вертикаль торган әйберне берәр нәрсә өстенә салу, кую. Велосипедны сукмак читенә яткырып, йөгерә-йөгерә, болын чәчәкләре җыеп йөрде. А.Вергазов

5) Аудару, сөрлектерү

6) Файдасызга тоту, озак саклау. Әмма китапны укыгач озак яткырмагыз, китерегез! А.Хәлим. Хәзерге падишаһыбызның атасы Алексей Михайлович та оҗмахтай бай мондый далаларны ташландык хәлдә яткырырга теләмәде. В.Имамов

7) Махсус тоткарлап тору, уздырмау. Гаризаны шул килеш яткырганнар

Яткыра бару Һәрберсен, һәр очракта, бер-бер артлы яткыру. [Хәлим] Караватка яткыргач та әле ни өчендер өч мәртәбә урыныннан тормакчы булды, һәр торуында, хатыны аның күкрәгенә төртеп яткыра барды. Р.Зәйдулла

Яткырып кую Яткырган хәлдә калдыру. Шунда берсе, Әгъли дигәне, кулындагы шома саплы җиз балтасын яткырып куйды да билен язды. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә