ЯТКЫЛЫК и. диал. 1) Соңгылык, бала урыны 2) Көн уртасында көтүдәге мал-туарны туплап ял иттерә торган күләгәле, җиләс яки сулыгы булган урын. Яткылык: бер төбәктә ул – көтүнең төшкә туктау урыны – туплавык, ә икенче якта ул – соңгылык – карында бала урыны, ә өченче төбәктә – агым су җыелып торган җир. Саба таңнары 3) Җирдәге су агымы, елга агып барган батынкылык; русчасы: ложе 4) к. ятма I (1 мәгъ.). Рәсми мәгълүматлар буенча, республика территориясендә 60 тан артык төр минераль чималны үз эченә алган өч меңнән күбрәк яткылык ачылган. Кызыл таң |