ЯТИМ и. гар. 1. 1) Атасы яки анасы, яисә атасы да, анасы да үлгән бала; үксез. Мин инде ятим икәнебезне, әти белән әниебезне беркайчан да, беркайчан да күрмәячәгебезне аңладым... А.Тимергалин. – Бер ятим иде инде алар, тагын, торган җирләреннән аерылып, икеләтә ятим булсыннармыни?! – дип үкседе хатын. Н.Гыйматдинова 2) Таянычы, дусты, туганы, якыннары булмаган кеше. Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим. Г.Тукай 3) Башкалардан үзенең кимлеге белән аерылып торган йорт, гаилә һ.б.ш. Мал-туарсыз ишегалды – баласыз йорт кебек ятим бит ул. Г.Галиева 2. с. мәгъ. 1) Ата-анасыз калган, үксез. Авыру яз көне башланып, җәй буе падишаһлык сөргәнгә, болгар халкының яртысын үтереп бетергән иде. Моның калган яртысының утыз фаизы атасыз-анасыз, карендәш-кабиләсез калган ятим балалар, яртысы эшкә ярамый торган карт-коры иде. Г.Исхакый 2) Тәрбиячесез, караучысы булмаган, караучысын югалткан; хуҗасыз. Кызыл түбәле өй ятим булып утыра, бакчадагы каеннар да мескенләнешеп саргайганнар. Г.Рәхим. Бу ятим кырларны эшкәртеп, бодай чәчкәнне күрәсе килә минем. А.Гыйләҗев. Өй түрендә тора ятим тальян гармун. Л.Мөгътәсимова ◊ Ятимнәр кышы Көчле салкыннары булмаган, җылы кыш. Быелгы кыш Ятимнәр кышымы соң? Табигатьнең ана булып Назлавы шушымы соң? Ф.Җамалетдинова |