ЯТЕШ с. диал. 1) Уңай, җайлы, ипле. Ничек итсә итте: кычытканнан чагыла-чагыла, читәннең астында бер ятеш кенә тишекне зурайтып, икенче ягына үтә алды. Х.Исмәгыйлев. Яшеренеп тыңлау өчен, янәшәләрендәге куе зелпе куагы бик ятеш булып чыкты. Казан утлары

2) Килешле, урынлы, төгәл туры килгән. Карабашка Әрәм ил атамасы ныграк та ятеш әле. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә