ЯТА’-ТОРА рәв. 1) Бер ятып, бер торып. Төрле төстәге ефәк җеп белән чиккән намазлыкны идәнгә җәеп, Габдулла бай шул келәм уртасына басты да, ята-тора намаз укый башлады. М.Галәү. Немецлар алмаш-тилмәш ята-тора киләләр. С.Поварисов

2) Куна ятып, даими яшәп. Иске мәдрәсәдә ята-тора дин белән фәнне бергә укып йөрүебез дә шул кышта тәмам булды. Ә.Еники

3) Авырып, сырхаулап. Яудан яраланып кайткан әтиләре ята-тора ике ел яшәгән дә дөнья куйган. С.Сөләйманова

Ята-тора йөрү Авыру, сырхаулау. Яңа елның беренче өч көнен авырып, юньле эш тота алмыйча ята-тора йөреп уздырдым. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә